“Язгы игелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе игелек митингы белән тәмамланды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Татарстан республикасында “Язгы игелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе инде 18нче тапкыр үтә. Ул меңнәрчә иреклеләрне урындагы мөһим социаль проблемаларны бергәләп хәл итүгә туплый, волонтерлык эшчәнлегенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә.

Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта Балар һәм яшьләр эшләре идарәсе урта һәм югары уку йортлары, мәктәпләр, балалар-яшьләр җәмәгать оешмалары, берләшмәләре һәм хәрәкәтләре, шулай ук эшләүче яшьләр белән бергәләп игелек митингы оештырды.

Җыелаган кешеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов сәламләде. Митингта Әлмәт районында иреклелек идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикасын популярлаштыру, патриотик тәрбия, мохтаҗ балаларга, картларга, ялгыз яшәүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International