Әлмәт студентлары ЧТПЗның Первоуральскидагы Укыту үзәгендә практика үттеләр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
“Булачак Татарстан көллияте”ннән, Кама политехник көллиятеннән һәм Кама дәүләт автомеханика техникумыннан 8 студент ЧТПЗның укыту үзәге базасында Worldskills Russia региональ чемпионатында катнаштылар.

Шул максат белән студентлар Первоуральскида бер атна дәвамында ЧТПЗның укыту үзәгендә стажировка үттеләр. Стажировка барышында студентлар программалаштыру һәм коммуникация өчен кирәкле белемнәр, аерым алганда, аналоглы сигналлар белән эшләү күнекмәләре алдылар. “Интеллектуаль периферия” нигезендә сәнәгать челтәрләре корырга өйрәнделәр. Робот-манипуляторлар, сервоприводлар һәм адымлы электродвигательләр белән эшләү нигезләрен өйрәнделәр.

Стажировка үткәннән соң студентлар Татарстан Республикасының эшче профессияләре буенча күчмә чемпионатында (Worldskills Russia) катнаштылар. Ярышта Кама политехник көллияте командасы җиңеп чыкты.

“Киләсе елда ук эшче профессияләре региональ чемпионатын үзебезнең республикада, Әлмәттә “Киләчәк Татарстан көллияте” базасында үткәрербез дип ышанам, - диде ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – Аны “Римера” компанияләр төркеме төзү кызу темплар белән бара. Быел көллиятнең лаборатория залын төзү Татарстан студентларын киләсе чемпионатларга тиешенчә әзерләргә мөмкинлек бирер”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International