“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Былтыр шәһәрдә велосипед юллары төзеләчәк дигән хәбәр чыккан иде. Аннары бөтенесе тынып калды. Бу проект гамәлгә ашырылачакмы соң? Бездә велосипедчылар бик күп бит.

Җавап: Шәһәр кешеләренең велосипедтан файдалану ихтыяҗы арта барган саен велоинфраструктураны алга таба үстерү ихтыяҗы туа. Бүгенге көндә Шарлавыклы буаларда велосипед юлларының гомуми озынлыгы 2300 м тәшкил итә. 2012 елда Промышленная урамында тагын 560 м велосипед юлы салынды. Алга таба Ленин урамында – Шарлавыклы буалардан алып Тукай проспектына кадәр - велосипед юлы сузу тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International