Әлмәт шәһәре – чүпсез шәһәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Әлмәтнең дә, башка шәһәрләр кебек, чүптән азат булырга тулы хакы бар. Урамнарны һәм ишек алларын, предприятиеләр, офислар, кибетләр һәм башка объектлар территориясен, аларның тирә-якларын чисталыкта һәм тәртиптә тоту - шәһәрдә яшәүче, эшләүче һәр кешенең бурычы. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең һәммәсе шул фикердә.

Санитария тәртибе урнаштыру, җыештыру һәм төзекләндерү икеайлыгында максат бер – дәвалау-профилактика учреждениеләренең һәркайсын эчтән дә, тыштан да чип-чиста итү. Апрель башыннан башлап агачларны бордюрларны аклау, чүп-чарны төяп озату башланды. Транспорт белән Әлмәт шәһәре автомобиль юллары идарәсе тәэмин итә.

Безнең кәефебез, күңел күтәренкелегебез, үз-үзебезне ничек хис итүебез сулаган һаваның, әйләнә-тирәнең чисталыгына бәйле. Шуңа күрә дә һәркемнең сәламәтлегендә чисталыкның роле ифрат зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International