Үткән елда компания 26 млн. 107 мең т нефть чыгарган, бу 2012 нче ел күрсәткеченнән 102 мең тоннага күбрәк. 266 скважина сафка бастырылган. Хисап чорында бер уңайдан алынган нефть газы 864,8 млн. куб. метр тәшкил иткән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка күбрәк.
Әшәлче нефть чыганагында 145,6 мең т күләмендә югары үзле нефть чыгарылган. 2014 нче елның 1 нче гыйнварына барлыгы 325,7 мең т югары үзле нефть алынган.
Предприятиенең Татарстаннан читтә, Россиядә урнашкан оешмаларының лицензияләнгән нефть чыгару урыннарында 312 мең т нефть чыгарылган, 18 скважина борауланган.
Хисап чоры дәвамында бораулауда, нефть чыгаруда һәм скважиналарны капиталь ремонтлауда яңа техника һәм технологияләр куллану өлкәсендә эшләр дәвам ителгән.
Чыганакларны сакчыл куллану буенча программаларны тормышка ашыру кысаларында 2013 нче елда 55 мең т артык энергия чыганаклары ягулыгы экономияләнгән.