Атказанган төзүче юбилее

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган төзүчесе Рәис Гайнетдинов ял көннәрендә 75 яшен билгеләп үтте.

Рәис Габделхак улы – шәһәр төзелешенең аксакалы, күпкырлы, көчле ихтыярлы шәхес, талантлы оештыручы, яшьләр остазы. Беренче компрессор цехында хезмәт чыныгуы алганнан соң ул, ГБЗ партия оешмасының беренче секретареннан күп нәрсәгә өйрәнеп, үзе дә партия эшенә кереп китә. Шәһәр партия оешмасының икенче секретаре була, озак еллар автомобиль юллары коллективын җитәкли.

Район башлыгы юбилярны котларга аның өенә барды.

- Сезгә шәһәребез төзелешенә керткән зур өлешегез өчен чиксез рәхмәт, - диде ул. – Сезнең һәм хезмәттәшләрегезнең зур хезмәте белән Әлмәт республиканың көньяк-көнчыгышында бер бизәк булып әверелде.

Юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, район башлыгы аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Һәр юбилей үткәннәргә йомгак ясау өчен бер чик булып та тора. Тормышта бөтенесен дә эшли алдыгызмы, дигән сорауга юбиляр болай җавап бирде:

- Нәрсәнедер эшләп бетермәгәнмен кебек. Хәтереңнән бөтенесен барлап чыгасың, нигә алай итмәдем, нигә болай итмәдем икән дисең. Менә минем ике балам бар, ә бит өчәү кирәк иде, бер хатыным бар, ә бит...

Юбиляр көлә, алар бит хатыны Илкә Мөхәммәди кызы белән 50 ел тигез тормыш кичергәннәр. Хатыны Рәис Габделхак улының таянычы булган, ирен аңлап, ярдәм итеп торган.

Рәис Гайнетдинов бакча эшләре белән шөгыльләнә, каләмен дә кулыннан төшерми. 2009 елда аның шаян хикәяләр һәм шигырьләр тупланган “Ышанмасаң, ышан!” дигән китабы дөнья күрде



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International