Ислам нигезләре буенча квалификация күтәрү курслары

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
25-27 апрельдә Яшьләр үзәгендә Азнакай, Зәй, Әлмәт районнары дәүләт структураларында һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең квалификация күтәрү курслары үтте. Курсларны ТР президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән эшләү идарәсе оештырды. Чараның максаты – дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру. Республиканың ислам һәм дин белеме буенча зур белгечләре Дамир Шагавиев, Ринат Патеев һәм башка лекторлар тыңлаучыларны традицион ислам һәм исламдагы төрле агымнар белән таныштырдылар.

Алга таба православие, башка конфессияләр һәм дини берләшмәләр белән шул рәвешле таныштыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International