“Кадерле ветераныбыз” республика проектының бурычлары

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә Бөек Җиңү юбилеена әзерлек кысаларында “Кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция үткәрде. Утырыш ТР президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова рәислегендә үтте.

Видеоконференция эшендә район башкарма комитеты рәисләренең урынбасарлары, сәламәтлек саклау бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, район үзәк дәваханәләренең баш табиблары, ветераннарның җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре, “Бердәм Россия” партиясе район бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Проектның төп максаты – стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булу һәм дәвалану шартларын яхшырту, ветераннарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү.

Проектны 3 этапта тормышка ашыру тәкъдим ителә. 1нче этап (2014 елның апрель-мае) – палаталарда булу һәм мәгълүмати яктырту, 2нче этап (2014 елның июнь-декабрь айлары) – җиһазлар, өстәмә ресурслар алу, 3нче этап (2015 елның гыйнвар-мае) – чыгып йөрү өчен территорияләрне төзекләндерү, республика оештыру комитетында йомгак ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International