“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: 3нче маршрут (Агропоселокка кадәр) троллейбус хәрәкәтенең графигы мәсьәләсен кузгатасы килә. Әле бер атна элек кенә Агропоселоктагы балалар бакчасына кадәр ярты сәгатьтә барып җитәргә була иде. хәзер линиядән “пик сәгате” троллейбусларын алдылар, тукталышта 40ар минут көтәргә туры килә. Заводта эшләүчеләр эшкә соңга кала. Шул мәсьәләне хәл итсәгез иде.

Шулай ук ял көннәрендә шәһәргә, базарга барыйм дисәң такси тотарга туры килә. 5нче маршрут автобусның маршрутын үзгәртергә яки Агропоселокка яңа маршрут ачарга мөмкин булмасмы? 3нче маршрутта да автобуслар регуляр йөрми. Расписание белән йөрсен иде, эшкә соңармас өчен өйдән кайчан чыгарга белеп булмый.

Җавап: Бүгенге көндә 3нче троллейбус маршрутында йөрүче троллейбуслар саны нормага кайтарылды. 5 троллейбус йөри, хәрәкәт графигы расланган расписаниегә туры килә.

Йөртүчеләр персоналы җитмәү сәбәпле хәзерге көндә транспорт предприятиеләренең өстәмә маршрутлар ачу мөмкинлеге юк. Шул уңайдан район башкарма комитеты республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына чит ил кешеләрен эшкә алу өчен квота билгеләүне сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International