Әлмәттә балалар машина астына эләккән

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
24 апрельдә 16 сәгать 45 минутта Белоглазов урамындагы 50нче йорт каршында Лада-111740 автомобилен йөртүче 1951 елда туган кеше өстенлеге булган җәяүлеләргә юл бирмәгән, 2нче сыйныфта укучы ике баланы бәрдергән. Балалар урам аша көйләнүсез җәяүлеләр сукмагыннан чыгып барган булган.

Нәтиҗәдә балаларның икесе дә балтырлары, ботларының йомшак тукымалары бәрелү, кан саву диагнозы белән медсанчастька озатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International