Без Тукайлы халык

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
11 нче мәктәпнең татар теле укытучылары Әлмиева М. А., Мостафина Р. Х. 2Г, 5А сыйныфы укучылары белән берлектә Әлмәт шәһәренең үзәк китапханәсенең 3 нче санлы филиалында татар халкының танылган шагыйре Г. Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан “Без Тукайлы халык” исемле әдәби кичә уздырдылар. Китапханәчеләр белән бергә уздырылган кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, үзләре ясаган рәсемнәр буенча әңгәмә оештырдылар. Музыкаль-әдәби кичә бик күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International