Әлмәт автомодельчеләре командасы Россия беренчелегендә Татарстан данын яклады

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
17-21 апрельдә Яшь техниклар станциясенең автомодельчеләр командасы Владимир шәһәрендә радиоидарәле автомодельләр буенча Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы өчен чыгыш ясады. Әлмәтлеләр ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Яшь техниклар станциясе командасы 1нче урын алды. Ринат Дюсегалиев һәм Кирилл Аверьянов төрле классларда 2нче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Өстәмә белем педагогы Радик Якуповка Бөтенроссия ярышында җиңүче команданы әзерләгән өчен Грамота тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International