Мисс Шәфкать-2014

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
12 майда Бөтендөнья шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Шул бәйрәмне каршылап, шәфкать туташларының район конкурсы оештырылды. Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче 10 һөнәр иясе Яшьләр үзәгендә “Мисс Шәфкать-2014” исеме алу өчен ярыштылар.

Теория, “визит карточкасы”, өй эше, “сиам игезәкләре” конкурсы, медкультура шәхесе һәм медицина модельеры – үз осталыкларын, белемнәрен, ярдәмчеллекләрен, шулай ук юмор хисен күрсәтү өчен кызларга байтак сынаулар үтәргә туры килде.

25,6шар балл җыеп, 1нче урынны Татьяна Темячева (ГАУЗ «АДГБ с ПЦ») һәм Лилия Ярошенко (тире-венерология диспансеры) бүлеште. 2нче урында Ирина Андроникова (Әлмәт стоматология поликлиникасының балалар бүлеге), 3нче урында Наталья Андреева (медсанчастьның кардиология бүлекчәсе). Медпрофилактика үзәге стоматкабинетыннан Зөлфия Мөрсәлимова “Тамашачылар симпатиясе призы”на, район үзәк дәвахәнәсе фельдшеры Римма Зиятдинова “Җиңүгә омтылыш өчен” призына лаек булды. Бүләкләрне Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International