Төрекмәнстан һәм, Россия Федерациясенең регионы буларак, Татарстан халкыкларын электән килгән рухи-мәдәни багланышлар, күпъеллык сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашу барышында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдовның ике яклы очрашулары булды. Шуннан очрашу киңәйтелгән составта үтте. Анда Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Гурбангулы Бердымөхәммәдов чын күңелдән Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде.
«Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр – хезмәттәшлек үрнәге ул. Безнең Россия Федерациясенең күп регионнары һәм субъектлары яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, ләкин Татарстан аерым урында тора» - дип әйтте Төрекмәнстан Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Төрекмәнстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне икътисадның төрле өлкәләрендә киңәйтеп була, аерым алганда машина төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзү һәм нефть химиясе өлкәләрендә.