28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2014 елның 27 апреле, якшәмбе
23 апрельдә 16нчы урта мәктәп базасында мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмаларының хезмәтне саклау буенча вәкилләре өчен Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган семинар булды.

Профсоюз оешмаларының 130 дан артык вәкиле хезмәтне саклауга профсоюз контроле мәсьәләләрен тикшерүдә актив катнаштылар.

Семинарда катнашучылар алдында мәктәпкәчә учреждениеләр профсоюз оешмалары советы рәисе А.Х.Хәйретдинов, Нефтегазстройпрофсоюзның Татарстан оешмасы хезмәт техник инспекторы Р.А.Исаков чыгыш ясады. Докладчылар мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләрнең законлы хокукларын саклауга җәмәгать (профсоюз) контролен оештыруның теоретик һәм практик аспектларын аңлаттылар.

Семинар хезмәтне саклау буенча профсоюз вәкилләре өчен махсус төзелгән викторина сорауларына җавап бирү, тикшерелгән мәсьәләләр буенча методик әдәбият яңалыкларына күзәтү ясау белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International