Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең ВИЧ-инфекция буенча укулары башланды

2014 елның 27 апреле, якшәмбе
Әлмәттәге барлык медицина учреждениеләрендә ел саен табибларның һәм урта медицина хезмәткәрләренең “ВИЧ-инфекция” темасы буенча укулары оештырыла.

2014 елның мартыннан «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ»ның Әлмәт филиалында медикларның “ВИЧ-инфекция” темасына расланган план буенча укулары башланды.

15 апрельдә чираттагы занятие санитария-дезинфекция режимы буенча укытуга багышланды. Теманың актуальлеге һәм эш процессын оештырганда зарурлыгы сәбәпле занятиедә кече медицина персоналы да катнашты.

22 апрельдә Үзәк хезмәткәрләре компьютерда зачет тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International