Әлмәт-Азнакай юлында авария

2014 елның 27 апреле, якшәмбе
24 апрельдә 7 сәгать 30 минутта Әлмәт-Азнакай юлының 17нче километрында Хундай-Туксан автомобилендә 1954 елда туган автомобильче тизлекне арттыра, каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм сул як рәттә туктап торган УАЗ 2206 автомобиленә ышкылып бәрелеп китә. Аннары Хундай-Туксан каршыга килүче Митцубиси ASX автомобиле белән бәрелешә. УАЗ-2206 автомобиленә Хундай Туксан артыннан килүче Митцубиси Ланцер да бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә Хундай Туксанны йөртүче сул җилкәсе бәрелү сәбәпле медсанчастька озатыла. Каешы эләктерелгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International