Бүген Габдулла Тукайның туган көне

2014 елның 26 апреле, шимбә
Һәр халыкның үз каһарманнары була. Татар халкының исемен дөнья югарылыгына күтәргән кеше – ул һичшиксез Габдулла Тукай. Татар халкы дигәндә иң элек Тукай күз алдына килә икән – бу бик табигый. Тукай шигырьләре – ул татар халкының бөтен дөньясы, тормышы, ачы хакыйкате.

Тукай – бөек шагыйрь генә түгел, татарның бөтен тарихы, язмышы символы да ул. Тукай шигырьләре бүген дә заманча яңгырый, аңардан бүген дә күп нәрсәгә өйрәнергә була. Тукай шигъриятендә халыкның җаны, уй-хыяллары, нечкә аһәңе, якты өмете. Шулкадәр авыр язмышлы булып, сабый чагыннан ятимлектә, асрамада үскән шагыйрьнең халык күңелендә мәңге сакланырлык энҗеләр тудыруы үзе бер могҗиза.

Ни аяныч, Тукайга язмыш елларны бик аз санап биргән, апрельдә дөньяга килгән Тукай 27 елдан соң шул ук айда мәңгегә күзләрен йома.

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз,

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы...

Күрәсең, шагыйрь гомер ахыры җиткәнен дә алдан сизеп торган, юкса аның каләменнән мондый юллар төшәр идемени...

Нечкә лирик, әче телле публицист, усал сатирик, мавыктыргыч әкиятләр авторы – Тукайның мирасы искиткеч бай, шундый кыска иҗат дәверендә шулкадәр эшләрне ничек эшли алды икән дип гаҗәпләнергә генә кала. Аның иҗаты – халкыбызның бәһасез байлыгы, татар әдәбиятенең какшамас нигезе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International