Бүген Әлмәттә беренче гомумшәһәр шимбә өмәсе үтә

2014 елның 26 апреле, шимбә
Язгы санитария-экология икеайлыгы кысаларында бүген Әлмәттә быел беренче тапкыр гомумшәһәр шимбә өмәсе булды. Көн язгыча бик матур булмаса да, урамнарга көрәк, сәнәк, себерке тоткан кешеләр бик күп чыкты.

Беркетелгән территорияләрне, парк һәм скверларны, урамнарны, чишмәләрне, гараж кооперативларын, әйләнеп үтү юлларын җыештырырга әлмәтлеләр шимбә өмәсенә кадәр үк керешкәннәр иде инде. Эшләр 1 апрельдән үк башланып китте.

Бу көнне әлмәтлеләр агач утыртуда да актив катнаштылар. Лесхоз шул максатта агач үсентеләре белән түләүсез тәэмин итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International