Җиңү өчен рәхмәт сезгә

2014 елның 26 апреле, шимбә
Әлмәттә гомуми практика табибының офисы 6 меңнән артык кеше яшәгән “Яшьлек” микрорайонында урнашкан. “Татнефть” ААҖ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район җитәкчелеге арасындагы өч яклы килешү нигезендә ул бик уңайлы итеп төзелде. Аның аеруча өстенлеге – ерак барып йөрисе булмау.

2014 елдан Бөек Ватан сугышы ветераннары шушы офиста кабул итүгә беркетелде. Аларны карау һәм кирәкле булган барлык ярдәмне күрсәтү өчен бүген “Ак Барс – Мед” иминият компаниясе ветераннарны тар профильле белгечләр тарафыннан кабул итүне оештырды. 39 ветеран тулы күләмдә ярдәм алды. Табиб-офтальмолог, Казан медицина академиясе доценты Җәүдәт Камалов олы яшьтә булуга бәйле зарларны исәпкә алды: кемнәргәдер консерватив дәвалау кирәк, кемнәрдер оператив дәвалауга мохтаҗ. Югары категорияле табиб-отоларинголог Дилбәр Хәйруллина да һәр ветеранны үз әти-әнисе кебек игътибарлап карады, дәва алу, колак аппаратлары сайлау буенча киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International