“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 26 апреле, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез. Минем сезгә үтенечем бар. Бернинди комиссия карамаса да, тиешле документлар тутырылмаса да, безнең йорт (К. Цеткин урамы, 47) авария хәлендә дип табылды. Без моның белән килешмибез. Монда торган квартирларыбыз үз милкебез булса, безгә квартирны социаль наем белән бирәләр булып чыга, ягъни ул үз милкебез булмый. Бу бит гаделлек түгел. Мин биредә әбием белән 1932 елдан бирле яшим. Квартирны ул алган. Гомер буена коммуналь түләүләрне түләп барган, приватизацияләгән. Ә хәзер тартып алалар да арендага бирәләр. Бу ничек була инде? Үзегезнең арендалы квартирда әниегез белән торасыгыз килер идеме? 2011 елда безне 2014 елда капиталь ремонт ясалачак дип ышандырганнар иде. Башкарма комитет кешеләре шулай диде. Безнең йорт утырган урын кемгәдер бик ошый булыр, башкача түгел. Коррупциягә бик охшаган. Бу мәсьәләне безнең файдага хәл итсәгез иде, барыбыз да бик рәхмәтле булыр идек. Ихтирам белән һәм башымны иеп Сафина Регина Викторовна.

Җавап: ӘМР башкарма комитеты карары белән (№4476, 25.10.2011) бу йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип табылды. ТР Министрлар кабинеты тарафыннан расланган карар нигезендә бу йорттагы кешеләрне күчерү 2014 ел програмасына кертелгән. Программада каралганча, йортны сүтү һәм анда яшәүчеләрне күчерү 2015 елның 4нче кварталында тәмамланачак.

“Торак-комуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында” РФ законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле торак йортларның 1 квадрат метры өчен түләү бәясе үзгәрде. Татарстан Республикасында авария хәлендәге квартирлардан күчүче гражданнарга яшәгән мәйданнарының 1 квадрат метры өчен 11022 сум түләү каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International