Бүген Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 28 ел тулды

2014 елның 26 апреле, шимбә
Бүген Чернобыль атом электр станциясендәге тиңдәшсез һәлакәткә 28 ел тулды.

Әлмәт кешеләре үз тормышлары бәрабәренә ватандашларын гына түгел, башка илләрдә яшәүчеләрне дә һәлакәттән саклап калган кешеләрне искә алу өчен митингка чыктылар. Анда һәлак булганнарның тол хатыннары, туганнары, чернобыльчеләр үзләре катнашты.

Митингта чыгыш ясап, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бүген Әлмәттә, районда Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларны социаль яклау буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Федераль программаны үтәү йөзеннән 2007 елдан башлап 22 дәүләт торак сертификаты тапшырылган, тагын 8 кеше чиратта тора. Ел саен Чернобыльдә инвалидлык алган кешеләргә, үлгәннәрнең тол хатыннарына матди ярдәм күрсәтелә. Азык-төлек алуга, сәламәтлекне саклауга ай саен компенсация түләп барыла, 21 көнлек өстәмә ял алу өчен компенсация бирелә. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә “чернобыльчеләрне” һәм аларның балаларын диспансерлаштыру үткәрелә. 2013 елда бу максатларга райо бюджетыннан 268 мең сум акча тотылган.

Әлмәт районыннан һәм шәһәрдән ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерү өчен 172 кеше җибәрелгән. Хәзер районда шулардан 137 кеше яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International