Әлмәттә агач утырту сезоны ачылды

2014 елның 26 апреле, шимбә
Нефть башкаласында экологик икеайлык кысаларында агачлар утырту кампаниясе башланды. 25 апрельдә агач утыртуга ӘМР советы һәм башкарма комитеты коллективы чыкты.

Бу чарада актив катнашкан район башлыгы Мәҗит Салихов, журналистларга интервью биреп, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр тарафыннан агач утыртуның күпьеллык матур традициягә әверелүен әйтте.

- Ел саен гомумшәһәр шимбә өмәләре, Урман утырту көннәрендә без предприятие, оешма коллективларын агачлар утыртырга, яшелләндерү эшенә кушылырга чакырабыз, моның кирәкле, файдалы эш икәнен үз үрнәгебез белән күрсәтәбез, - диде ул. – Без утырткан агачларның яңарып китүе куандыра”.

ӘМР советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре шарлавыклы буалар буена берничә дистә юкә һәм миләш үсентеләре утырттылар. Былтыр да шушында эшләгәннәр иде, ул чакта утырткан агачлар әйбәт яңарган.

Агач утырту май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Үсентеләрне Әлмәт һәм Кәләй лесничестволары бушка бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International