Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXXIII (уртак) сессиясе узды
2014 елның 25 апреле, җомга
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXXIII (уртак) сессиясендә депутатлар 2013 ел өчен Әлмәт муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты үтәлешен тикшерде.
Бу хакта финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.
Бу чорда консолидацияләнгән бюджет керемнәр буенча 3350 млн сум күләмендә үтәлгән. Әлеге сан расланган еллык планга карата 131,7 процент, ачыкланганына - 100,5 процент тәшкил итә. Бюджет чыгымының төп өлеше хезмәт хакларына туры килә – 61 процент (2012 ел белән чагыштырганда үсеш 29 %), коммуналь түләүләр 7 процент, башка чыгымнар 32 процент дип табылган.
Бюджет үтәлеше аның социаль юнәлештә булуын күрсәтә. Әлеге өлкәгә барлыгы 2406 млн сум (74 %) акча тотылган, шул исәптән, гадәттәгечә, бюджеттан мәгариф өлкәсенә зур суммада акча бүленгән – 2185 млн сум (73 %). Мәдәният өлкәсенә 129 миллион сум, сәламәтлек саклауга 2 миллион сум, физкультура һәм спортка 14 миллион сум акча сарыф ителгән.
Әлмәт шәһәре бюджетының чыгым өлеше 895 млн сум тәшкил иткән, расланган еллык планга карата 98 %.
Депутатлар бюджет үтәлешен бертавыштан кабул итте һәм чокырлы юлларга ремонт ясау, асфальт җәю технологиясенең сакланышы белән кызыксынды. Район башлыгы бу уңайдан мәсьәләгә җитди карауларын, кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклап баруларын әйтте.
Сессиядә кеше хокукларын яклау турында да мәгълүмат җиткерелде. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районда һәм шәһәрдәге иҗтимагый ярдәмчесе Фәргать Сафин узган ел халыктан 2722 мөрәҗәгать кабул ителүен ассызыклады. Аеруча әлмәтлеләрне торак-коммуналь хуҗалык һәм хезмәт хокуклары кызыксындырган. Хезмәтне саклау мәсьәләсе дә безнең районда бик үк яхшылардан түгел. Узган ел производствода 6 кешенең гомере өзелгән. Фәргать Сафин моны коммерция тибындагы оешмаларның бу юнәлешкә битараф булулары белән аңлатты. Шулай ук чыгышта авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Рус Акташындагы Автодорожная, 10, 14, Р. Фәхретдин урамындагы 21 нче йортларда яшәүчеләр берничә тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Агачтан төзелгән бу йортлар 2008 елда ук авария хәлендәге дип табылган, әмма бүгенге көнгә кадәр кешеләрне күчерү мәсьәләсе һавада эленеп тора. Белоглазов урамы, 131 нче йортта яшәүчеләр исә торакка капиталь ремонт ясалуын тели. Дәлиле дә бар – йорт 1961 елгы, коммуникацияләр тузган. Район башлыгы шикаятьләрне тикшерүне озакка сузмаска киңәш итте.
Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук күпбалалы әниләргә “Ана даны” медальләре тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Оксана Боброва, Фатыйма Сафина, Элла Хаитовалар лаек булды.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз