Эшкуарлар игътибарына!

2014 елның 25 апреле, җомга
Әлмәт районы һәм Әлмәтшәһәре Пенсия фонды идарәсе барлык индивидуаль кәсәбәчеләрнең, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, адвокатлар һәм хосусый нотариусларның, нинди салым системасы кулланылуга карамастан, Россия пенсия фондына һәм ФФОМСка билгеләнгән күләмдә иминият взнослары түләргә тиешлеген искә төшерә.

Шунысын да хәбәр итәбез: 2014 ел өчен бизнес эшчәнлегеннән алынган керемнәр турында мәгълүматлар салым органнары тарафыннан Пенсия фондына 2015 елның 15 июненнән дә калмыйча җибәреләчәк. Кәсәбәченең салым органнарына тиешле хисап бирмәве аркасында кәсәбәчелек эшчәнлегеннән алынган керемнәр турында мәгълүматлар булмаган очракта, федераль закон нигезендә мәҗбүри пенсия иминияте взнослары 138627,84 сум күләмендә алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International