Бильярдка яшь комачауламый

2014 елның 25 апреле, җомга
“Татнефть” ААҖ спорт комплексында хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында бильярд турниры булды. Аны Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан шәһәр ветераннар советы ӘМР җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау идарәсе, Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, Медпрофилактика үзәге, Пенсия фонды, хәрби комиссариат булышлыгы белән оештырды.

Котлау чыгышларыннан соң ветераннар арасында алдарак үткән йөзү ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Бильярдчылар барлыгы 60 кеше җыелган иде. Арада Бөек Ватан сугышы ветераны, 1925 елда туган Исхак Вәлиев тә бар. 1нче Белоруссия фронтында артиллерия полкында хезмәт итеп, ул сугышны Берлинда төгәлләгән. Сугыштан соң нефть предприятиесендә шофер булып эшләгән. Кийны беренче тапкыр кулга алуына 58 ел тулган инде. Ул ветераннар арасындагы ярышларга җиңәргә дип түгел, бигрәк тә аралашырга дип йөри икән. Бик күп җырлар, мәзәкләр, шигырьләр белә. Врачлар янына барган саен кулында чәчәк букеты була икән. Менә шундый ветеран!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International