Әлмәттә югары һәм урта махсус уку йортлары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар булды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Әлмәт физкультура көллиятенең спорт залында югары һәм урта махсус уку йортлары арасында армиягә чакырылу яшендәге студентларның спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үтте.

Ярышларның төп бурычы – спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үткәрү традициясен ныгыту, армиягә чакырыласы яшьләрнең физик, әхлакый һәм рухи культурасын күтәрү, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүнең һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның абруен күтәрү.

Ярышларда шәһәрнең сигез уку йорты командалары катнашты. Егетләр строй смотры, пневматик винтовкадан ату, АК-74 автоматын сүтеп җыю, турникта күтәрелү, 100 һәм 1000 метрга йөгерү буенча көч сынаштылар.

1нче урынны Әлмәт физкультура көллияте клмандасы яулады, 2нче урында политехник техникум, 3нче урында муниципаль хезмәт дәүләт институты командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International