Елхово ветераннарына тирәнтен медицина каравы

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
ӘМР сәламәтлек саклау идарәсенең төп бурычларыннан берсе – кадерле ветераннарның, каһарман фронтовикларның, аларның тол хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, бала чакта фашист тоткынлыгында булучыларның, Ленинград блокадасын башыннан кичерүчеләрнең сәламәтлеген саклау. ТР Сәламәтлек саклау министрының приказы нигезендә алар өчен шәһәрләрдә һәм авылларда комплекслы комплекслы медицина тикшерүе оештырыла.

Шул максат белән үзәк район дәваханәсе Елхово авылына бару оештырды. Елхово табиблык амбулаториясендә гомуми практика табибы, теш табибы, балалар, карау, процедура, физиотерапия кабинетлары бар. Мөдире Татарстанның атказанган табибы, гомуми практика табибы Наилә Гамирова.

Авыл территориясендә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовикларның тол хатыннары 27 кеше, 104 тыл хезмәткәре яши. Табибларның күчмә бригадасы ике көн дәвамында Елхово авылында эшләде. Тирәнтен тикшерү барышында 104 кешегә электрокардиограмма, корсак куышлыгын ультратавыш белән тикшерү үткәрелде, гомумклиник һәм биохимик анализлар алынды, каннары онномаркер белән тикшерелде, линзалар сайланды, “Ветеранның социаль картасы” тутырылды. Тикшерү нәтиҗәләренә карап, стационарда яки тору урыннарында дәвалау-профилактика чараларының күләме хәл ителә. Даруларны һәм медицина кирәкләрен ветераннарның өйләренә илтү оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International