Әлмәттә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Яшьләр үзәгенә бөтен районнан җирле хакимият органнарында эшләүчеләр бер-берсен профессиональ бәйрәм белән тәбрик итәргә җыелганнар иде, ә районның үзешчән җыр-бию коллективлары аларга бай концерт программасы бүләк итте. Җыелган халык алдында котлау сүзе белән район башлыгы Мәҗит Салихов чыгыш ясады:

- Хөрмәтле коллегалар, без быел Җирле үзидарә көнен икенче тапкыр билгеләп үтәбез, - диде ул. – һәм мин монда утыручыларның һәммәсен дә үзебезнең профессиональ бәйрәм белән тәбрик итәргә телим. Безгә районыбызның социаль-иктисади үсеше, кешеләрнең яшәвенә әйбәт шартлар тудыру өчен зур җаваплылык йөкләнгән.

Район башлыгы Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы елы юбилей чараларын оешкан төстә үткәрүне оештырган өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Муниципаль хезмәт ветераннарына – районда җирле үзидарә системасы үсешенә гаять зур өлеш кертүчеләр адресына рәхмәт сүзләре аерым яңгырады. “Сез бүген дә читтә калмыйсыз, - диде район башлыгы. – Сезнең тәҗрибәгез, югары профессионализмыгыз, зирәклегегез безгә мәшәкатьле эшебездә нык ярдәм итә”.

Район башлыгы бәйрәм уңаеннан аеруча яхшы эшләүчеләргә Почет грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International