Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт көрәшчеләре мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча VI Рәсәйкүләм турнирында призлы урыннарга лаек булды
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Узган ялларда Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш буенча VI, ә кул көрәше буенча III Рәсәйкүләм турнирлары узды. Аларда Татарстанның 24 шәһәр-районыннан һәм Башкортостанның Октябрьск шәһәреннән 89 спортчы көч сынашты. Берләштерелгән турнирны ачу тантанасында Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай диде: “Турнирда катнашучылар саны үткән еллар белән чагыштырганда бераз кимеде. Чөнки егетләр аңладылар: көрәш келәменә чыгу өчен намазны яхшы белү, теләк һәм физик көч кенә җитми. Аңа яхшы әзерлек, техниканы белү дә таләп ителә. Бүгенге турнирда катнашучылар арасында 7 спорт мастеры, 6 мастерлыкка кандидат бар. Ә калганнар көрәш буенча I, II разрядка ия. Ә кул көрәшендә дөнья чемпионнары көч сынаша.” Берләштерелгән турнирда катнашучыларга шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, кайчандыр шушы спортзалны үз инициативасы белән төзеткән шәхес Марат ага Бибишев фатиха бирделәр. Рөстәм хәзрәт белән Җәлил хәзрәт спортны сөюнең динебез буенча сөннәт гамәл булуын, пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә спорт ярышларында актив катнашуын, аеруча көрәшне яратуын искәрттеләр. Марат ага, инде үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, ошбу спорт комплексындагы ярышларны карап баруын, алардан үзенә көч, энергия алуын әйтте.
Турнирның ачылышына кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре буенча тест үттеләр. Шул сәбәп белән көрәшләрдә катнаштырылмаучылар да булды. Һәм менә ярышлар башланды. Алар беренче минуттан киеренке төс алды.
Яхшы әзерлек һәм техника күрсәтеп үз үлчәү төркемнәрендә беренчелекне түбәндәге спортчылар яулады:
65 кг. кадәр – Муса Камалов (Чаллы);
75 кг. кадәр – Эдуард Усманов (Азнакай);
85 кг. кадәр – Руслан Касыймов (Кукмара);
100кг.кадәр – Айвар Билалов (Лениногорский);
100 кг.нан артык үлчәүдә – Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).
Икенче, өченче призлы урыннарда Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт, Саба, Балтач, Башкортостанның Октябрьск шәһәре көрәшчеләре.
Кул көрәше ике үлчәү категориясендә барды. 65 кг.кадәр үлчәүдә бу төр буенча дөнья чемпионы Руслан Хәмидуллин беркемгә дә беренчелекне алу мөмкинчелеген калдырмады. Ә 65 кг.нан авырырак төркемдә турнирның былтыргы чемпионы - Башкортостанның Октябрьск шәһәре вәкиле 26 яшьлек Руслан Бадукшанов җиңде. Икенче, өченче призлы урыннарда Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Тукай районы вәкилләре.
Җиңүчеләргә тантаналы шартларда акчалата призлар һәм Диния нәзарәте дипломнары тапшырылганнан соң, үз үлчәү төркемнәрендә батыр калучылар аерым җыелды һәм алар арасында җирәбә салу булды. Нәтиҗәдә турнирларның иң олы бүләге – Хаҗга юллама 100 кг.нан артык үлчәүдә беренчелекне алган Фәрхәт Фәрхулла улы Фәйзуллинга насыйп булды. Фәрхәт Питрәч районының Чита авылында яши, татарча көрәш буенча тренер һәм шулай ук эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. “Минем өчен бу көтелмәгән бүләк. Намазга басуыма әле бер генә ел. Ә турнирда беренче катнашуым,”- ди Фәрхәт шатлыгын яшерә алмыйча.
Командалар арасында беренчелеккә Чаллы спортчылары лаек булды. Командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы тапшырылды.
Спортчылар физик көч таләп итүче, сабырлыкны, ихтыяр көчен ныгытучы чираттагы турнирлардан да үзләренә көч, энергия алып, бер-берләренең осталыгына төшенеп, бергә өйлә намазын укып яхшы кәеф белән таралыштылар.
http://dumrt.ru
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз