Әлмәттә изге ут

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
20 апрельдә рус Православие чиркәве христианнарның олуг бәйрәме Пасханы билгеләп үтә. Бу көнне Әлмәт епархиясе идарәчесе Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий махсус рейс белән Иерусалимнан кайтарылган изге (благодатный) утны каршылау тантанасына җитәкчелек итте. Утлы лампаданы храмга алып кергәннән соң Владыка, аннан шәмнәр кабызып, өйләренә могҗиза алып кайтсыннар өчен җыелган динле халыкка таратты. Бәйрәм җырлары яңгыраганнан соң Владыка җыелган халык алдында котлау сүзе белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International