Әлмәттә Пасха бәйрәме

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Үткән якшәмбедә рус православие чиркәве Пасха бәйрәмен билгеләп үтте. Әлмәт епархиясендә төп бәйрәм гыйбадәте Казан кафедраль соборында үтте. Аның башында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий торды.

ӘМР башлыгы исеменнән дин тотучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде. Ул Әлмәт районында христиан традицияләрен үстерүгә һәм Рус Православие чиркәвенең агарту эшчәнлегенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International