“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез! Мин Динмөхәммәтов Илнур Илгизәр улы РФ гражданы булмаган хатын белән 5 ел язылышмыйча яшим. Аның беренче иреннән балигъ булмаган 2 баласы бар, 2011 елда уртак балабыз туды. Күп балалы гаилә булып та без бернинди льгота һәм пособие алмыйбыз, чөнки хатынымның Россия гражданлыгы юк. Минем 10 00 сум эш хакына гына яшибез, ә коммуналь түләүләр 8262 сум тәшкил итә. Ике кыз 18нче мәктәпкә укырга йөри, анда да ай саен 700 сум түләргә кирәк, чөнки балалар яңа “Рекорд” программасы белән укыйлар. Квартирга бурычыбыз инде 60 000 сумнан артып китте. Хөрмәтле хакимияткә соравым шул, миңа йорт салу өчен җир бирүдә һәм йорт төзүдә ярдәм итә алмассызмы. Нинди ярдәм булса да мин бик шат булыр идем.

Җавап. Татарстанда 18 яшькә кадәрле 3 яки күбрәк баласы булган гаилә күп балалы дип таныла. Күп балалы гаилә таныклыгы алу өчен социаль яклау идарәсенә (Әлмәт шәһәре, К.Цеткин урамы, 54а, 212 кабинет, телефон 32-45-43) түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- күп балалы гаиләнең бергә яшәвен раслаучы белешмә;
- ата-аналарның паспортлары күчермәсе;
- гариза;
- балаларның туу (уллыкка, кызлыкка алынуы) турында таныклыкларның күчермәсе;
- өйләнешү яки аерылышу турында таныклыкларның күчермәләре;
- 3х4 см.лы фоторәсемнәр.
Хатыныгыз һәм ике балагыз РФ гражданнары булмау сәбәпле сезнең җир участогы алырга хокукыгыз юк.

Өстәмә мәгълүматлар алу өчен түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а, 2нче кат, канцелярия, 4-5нче тәрәзәләр. Кабул итү сәгатьләре дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 12.00 дән 13.15 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 дән 13.15 сәгатькә кадәр. Телефоннар 43-86-91, 43-86-82.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International