Әлмәттә “Эш бирүче көне” булачак

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
28 апрельдә 9.00 сәгатьтә мәшгульлек үзәгендә “Тандер” ЯАҖ һәм “Магнит” гипермаркеты вәкилләре катнашында “Эш бирүче көне” үткәрелә.

Ярминкәдә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: йөкче, сәүдә залы мөдире, кассир, кладовщик, ЭХМ операторы, каравылчы, видеокүзәтү белгече, кабул итүче, сатучы.

Килүчеләргә шулай ук вакансияләр банкы белән танышу, эш бирүче белән очрашу, эшкә керү турында сөйләшү, үзеңнең профориентацияңне ачыклау өчен психолог-профконсультант тестларын үтү мөмкинлеге була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International