Әлмәттә бурычларын түләмәгәннәрнең машиналарына арест салынды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Әлмәт суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә “Дорожный пристав” юл комплексы аппаратын кулланып рейд үткәрделәр.

Аның барышында 27 автотранспорт чарасы туктатылды. 14 бурычлы шушында ук әҗәтләрен кайтарды. Тагын ике кеше 35 мең сумлык бурычын акча күчерү юлы белән каплады. Моннан тыш 150 мең бурычны кайтарту өчен ике автомобильгә арест салынды.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International