Урманга бару, чүп яндыру вакытлыча тыела

2014 елның 20 апреле, якшәмбе
Язын, җирләр кардан арчылып, җирне чистартабыз дип корыган үләннәргә ут төртү гадәте бар. Кояш карый башлау белән табигать кочагына чыгып шашлык пешерү, учак ягу да безнең халыкка хас нәрсә. Тик күпләр моның бик куркыныч икәнлегенә игътибар бирми. Язгы–җәйге айларда янгынга каршы куркынычсызлык чараларын арттыру максатыннан Әлмәт муниципаль районында 15 апрельдән 15 майга кадәр вакыт аралыгында урманга, урман массивларына керү, анда ут яндыру катгый рәвештә тыела.

19 апрель көнне әлеге карарның үтәлешен тикшерү максатыннан рейд оештырылды. Янгынга каршы федераль хезмәтнең 11отряды җитәкчесе Мөнир Төхвәтуллин сүзләренә караганда, соңгы ике атнада гына да төрле урыннарда учак ягу, үлән яндыру турында 70 кә якын сигнал булган. Әлеге утның урманга, нефть объетларына кадәр үрләү куркынычы турында күпләр уйлап бетерми.

Башкарма комитет карары нигезендә авыл җирлекләрендә дә җыелган чүпне яндырырга рөхсәт ителми. Алар бары тик үзәкләштерелгән рәвештә махсус урыннарга чыгарылырга тиеш.

Ф .Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International