“Атна яңалыклары” студиясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Наталья Васенькина

2014 елның 20 апреле, якшәмбе
Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе нинди бурычларны хәл итү юнәлешендә эшли, контрафакт эчемлекләр, коррупция белән көрәштә нинди методлар кулланыла? “Атна яңалыклары” тапшыруында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар яңгырады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге үзенең эшчәнлеген 6 район территориясендә алып бара. Агымдагы ел башыннан территориаль орган тарафыннан Әлмәт районында гына 47 контроль тикшерү уздырылган, шуның 31 е спиртлы эчемлекләр буенча. 38 очракта закон бозулар ачыкланган, шуның 5 се тиешсез вакытта спиртлы эчемлек саткан өчен. Җитәкчеләр игътибарына шуны җиткерәбез, әлеге административ закон бозган өчен юридик затларга 50 мең сумнан башлап штраф каралган. Тиешсез вакытта бер шешә аракы саткан өчен 55 мең сум күләмендә штраф түләү фактлары бар. Куллану вакыты чыккан товарлар белән сату итүче 7 сәүдә ноктасыннан 68 мең сумлык товар алынган. 2013 елда Казахстан аракасының күпләп кертелүе күзәтелә, ел башыннан шундый 3408 литр аракы алып юк ителгән.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International