“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 апреле, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
“Исәнмесез! Әйтегез зинһар, Шоссейная, Р.Фәхретдин,Төхфәтуллин урамнарындагы юлларны агымдагы елда ремонтлау күздә тотыламы?Әлеге урамнарда зур –зур чоркырлар, гел йөрерлек түгел!”

Җавап: Шоссейная, Р.Фәхретдин, Төхфәтуллин урамнарын агымдагы елда ремонтлау планга кертелгән һәм хәзерге вакытта “Автомобиль юлларының шәһәр идарәсе” МУП тарафыннан юлдагы чокырларны ямау,тигезләү юнәлешендә тәүлек дәвамында эш алып барыла. Сезон башыннан 5646 кв.метрда эш башкарылган, 943 тонна асфальт түшәлгән. Бүгенге көндә Р.Фәхретдин урамындагы юл чокырларын тигезләү төгәлләнде, Төхфәтуллин урамының бер өлешендә ремонт башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International