Кадерле әлмәтлеләр! Хөрмәтле православие динен тотучылар!

2014 елның 19 апреле, шимбә
Әлмәт муниципаль районы, Әлмәт шәһәре Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән православие динен тотучыларны зур бәйрәм – Пасха белән тәбрик итәбез.

Христовның Якты Якшәмбесе – православиедәге христианнар тормышында мөһим вакыйга. Әлеге көн дөньяны аерым бер шатлык, ышаныч нуры белән яктырта, кешеләр күңеленә мәхәббәт, якты киләчәккә ышаныч уята. Пасха бәйрәме уй-фикерләребезне рухи кыйммәтләргә юнәлтә, күңел һәм рух ныклыгы, ярдәм һәм игелек үрнәкләре күрсәтә.

Күп гасырлар дәвамында православие, ислам һәм башка диннәр Татарстанда конфессияара мөнәсәбәтләрнең ныклыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итә.

Әлмәт муниципаль районында христиан динендәгеләрнең гореф-гадәтләрен саклап калу, Рус Православия Чиркәвенең эшчәнлеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Православие динен тотучылар өчен Казан кафедраль соборы, Петропавлов, Рождества Христов храмнары, район авылларында күп кенә башка православие үзәкләре эшли.

Шунысы сөенечле, аларга йөрүчеләрнең саны елдан – ел арта, яшьләр иманга кайта. Уртак тырышлык белән без әлмәтлеләрне рухи сәламәтләндерү, социаль проблемаларны хәл итүдә күркәм нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.

Чын күңелдән әлеге шатлыклы бәйрәм белән тәбрик итәбез, якты Пасха күңелләрегезне игелекле эшләргә, яңа башлангычларга рухландырсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов
Әлмәт муниципаль районы Башкарма
комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International