Әлмәттә инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен карадылар

2014 елның 18 апреле, җомга
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә үткән киңәшмәдә инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны билгеләнгән квота һәм резервка калдырылган эш урыннары исәбенә эшкә урнаштыру буенча 1нче квартал йомгаклары һәм 2нче кварталга бурычлар каралды.

Киңәшмәдә доклад белән мәшгульлек үзәге директоры М.М.Насретдинов чыкты. Докладтан күренгәнчә, бүген мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән 127 граждан эшсезләр исәбендә тора. Быел районда 21 предприятиегә 69 инвалидны эшкә урнаштырырга квота билгеләнгән. 1нче кварталда 22 инвалид эшкә урнашкан.

Марат Гыйрфанов квотаны тулысынча үтәгән оешмаларны атап үтте, аларның җитәкчеләренә инвалидларның мәшгульлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

2014 елда Әлмәт районының 25 предприятиесендә социаль яклауга аеруча мохтаҗ кешеләр өчен 47 урын резервланган. Бүгенге көндә шулар буенча 5 кенә кеше эшкә урнашкан. Киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Гыйрфанов болай диде: “Физик мөмкинлекләре чикләнгәнлек эшкә урнашу өчен өстәмә комачау булырга тиеш түгел”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International