Тиздән шаяннар, тапкырлар мәҗлескә җыела

2014 елның 18 апреле, җомга
23–24 апрель көннәрендә Яңа Нәдер авылы мәдәният йортында татарча КВН командалары шаянлыкта, тапкырлыкта көч сынашачак. Яшьләр арасында милли –рухи тәрбияне киң җәелдерү, аларның иҗади сәләтләрен арттыру, татар телен популярлаштыру максатыннан ел да уздырылып, матур традициягә әверелгән бәйгенең быелгы темасы “Агай-эне ак мыек, бер – беребезне какмыек” дип атала.

Мәзәк сөючеләр ике көн дәвамында Әлмәт районының 12 татар авылыннан килгән командаларның чыгышларын карап хозурлана алачак. Җиңүче команда октябрь аенда Бөгелмә шәһәрендә узачак зонаара ярышларда катнашу хокукы ала.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Ф. Сабалы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International