20 апрельдә Татарстан буенча велосипедчылар сезоны ачыла

2014 елның 18 апреле, җомга
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда тагын да саграк булырга чакыра, чөнки 20 апрельдән республикабыз шәһәрләре һәм авылларында рәсми рәвештә велосипедчылар сезоны ачыла.

Кызганычка каршы, сезон ачылганчы ук велосипед белән бәйле юл-транспорт вакыйгасы булырга өлгергән инде.

ЮХИДИ шулай ук РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренә 8 апрельдән үзгәрешләр кертелүен, аларның велосипедчыларга да кагылуын искәртә. Велосипедчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шулай ук шлемнар һәм башка саклану чараларын кияргә тиешләр. Өлкәннәр ике тәгәрмәчле транспорт чарасы алып биргәндә балаларга аннан файдалану кагыйдәләрен ныклап аңлатырга бурычлы.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International