“Регионнарга – тотрыклы үсеш” дигән еллык җәмәгать премиясе

2014 елның 18 апреле, җомга
“Регионнарга – тотрыклы үсеш” конкурсы 2011 елдан башлап үткәрелә, ул икътисадның төрле тармакларындагы проблемаларны хәл итү, предприятиеләрне һәм инициативалы гражданнарны югары нәтиҗәле производстволар булдыруга стимуллаштыру өчен дәүләт хакимияте органнарының, коммерция һәм җәмәгать оешмаларының тырышлыгын берләштерү максатында гамәлгә куелды. Конкурсны үткәрү чорында РФның 82 субъектыннан алынган 3200ләп гариза каралды, шулардан 1880е конкурсның беренче этабын үтүгә лаек табылды.

Бүгенге көндә 60 миллиард сумлык 142 проект конкурста җиңүчеләр дип табылды, алар илнең 47 субъекты территориясендә тормышка ашырылачак.

Конкурсның шартлары һәм үткәрү тәртибе www.infra-konkurs.ru сайтында урнаштырылган. Консультация алу һәм гариза тутыру өчен конкурсны оештыру комитетына түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-775-10-73.

Конкурста катнашу турында карар булса, район башкарма комитетының Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенә түбәндәге телефоннан аша хәбәр итүегезне үтенәбез: 31-89-09, 45-50-31.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International