“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 апреле, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау.
Исәнмесез! Мин, Динмөхәммәтов Илдар Илгизәр улы, 1991 елның апрелендә туганмын. Әйтегез әле, чернобыльчеләрнең атом электр станциясендә аварияне бетерүдә катнашканнан соң туган балаларына нинди льготалар бар? Минем әтием 1989 елда Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә эпицентрдан 30 км ераклыкта эшләгән. Нурланыш дозасы 4,98 бэр тәшкил итә. Миндә дә нурланыш бар.

Җавап. “Чернобыль АЭСындагы катастрофа нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган гражданнарны социаль яклау турында” РФ законы нигезендә әти-әниләренең берәрсе радиоактив нурланышка эләгү аркасында тискәре генетик нәтиҗәләр алган балаларны социаль яклау чаралары гарантияләнә. Социаль яклау чараларына хокук алу өчен социаль яклау идарәсенә авыруның радиация йогынтысына бәйле икәнлеген раслый торган документ кирәк. Андый бәйлелекне Санкт-Петербургтагы региональ ведомствоара экспертлар советы ачыклый. Адресы: ( 194044, г.Санкт-Петербург, ул.Академика Лебедева,4/2, лит.А,пом.1 Н).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International