Медиклар волейбол уйный

2014 елның 18 апреле, җомга
ӘМР сәламәтлек саклау учреждениеләренең Х “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары булды. Анда 7 дәвалау-профилактика учреждениесеннән 11 команда катнашты.

Ир-егетләр командалары арасында беренче өч урынга Әлмәт медицина көллияте, ГАУЗ «АЦРБ», ГАУЗ «АССМП» командалары чыкты. Хатын-кызлар командалары арасында ГАУЗ «АССМП» командасы беренче булды. 2нче урында “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кызлары, 3нче урынны ГАУЗ «АМИАЦ» командасы алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International