“Римера” “Татнефть” белән өч еллык контракт төзеде

2014 елның 18 апреле, җомга
“Римера” концерны “Ижнефтемаш” заводы продукциясен сату турында “Татнефть” компаниясе белән өч елга 250 миллион сумлык контракт төзеде. Завод республиканың төп нефть компаниясе өчен штангалы батырылма насослар һәм насос-компрессор торбаларына муфталар җитештерәчәк.

“Татнефть” белән хезмәттәшлек комплекслы характерда. “Римера” составындагы “Алнас” заводы (Әлмәт) белән үзәктә кудырылмалы электр насосларына запас частьлар җитештерү турында контракт та килештерү стадиясендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International