Әлмәттә җиргә зыян китерүчене ачыклаганнар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Россельхознадзор идарәсе җир катламын бозган «Татойлгаз» компаниясенең баш маркшейдерына карата беркетмә төзегән.

Җир күзәтчелеге буенча инспекторлар әлеге компаниянең үз белдеклеге белән туфракның уңдырышлы катламын алып, аны башка урынга күчерүен ачыклаганнар. Белгечләр фикеренчә, бу хәл җирнең сыйфаты начараюга, физик, химик яки биологик үзлекләре бозылуга һәм уңдырышлылыгы югалуга китерә дигән фикердә.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International