Әлмәттә тугыз меңенче сертификат тапшырылды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Пенсия фонды идарәсендә ана капиталы тапшыру тантанасы булды.

Анда тугыз меңенче сертификат тапшырылды. Аның ияләре – Михайловлар гаиләсе. Бәхетле ата-ананың ике балалары бар: сигез яшьлек кызлары һәм өч айлык уллары. Тантаналы шартларда тагын сигез гаилә ана капиталына сертификатлы булды. 2014 елда сертификат суммасы 429 мең 408 сум 50 тиен тәшкил итә.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International