Әлмәт укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белә

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә өлкән сыйныф укучылары арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм профилактикалау буенча “Тормыш төсләре” исеме астында бәйге булып узды.

Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләреннән дә командалар катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга дөрес җавап бирергә, кагыйдәләрне сакларга өндәгән социаль видеоролик әзерләргә, кулинария осталыгын күрсәтергә һәм үзләре теккән киемдә сәхнәгә чыгарга тиеш иделәр. Шәһәр мәктәпләре арасында беренче урынны 1 нче гимназия командасы алды. 2 нче лицей белән 20 нче мәктәп II һәм III урыннарны бүлеште. Авыл мәктәпләреннән җиңү кәләйлеләргә елмайды. Кичүчат мәктәбе икенче, Рус Акташы укучылары өченче урынга чыкты.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International