Әлмәтлеләр Фәнзаман Батталның юбилеен уздырды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
2 нче мәктәптә Мәдәният елы кысалары нигезендә Фәнзаман Батталның 75 яшьлек юбилее уңаеннан китап укучылар конференциясе узды.

7 а сыйныфы укучылары язучының тормыш юлы, иҗаты турында күп мәгълүмат табып сөйләделәр. Чараны үзләре чыгарган стена газетасы, әзерләнгән презентация, ясаган язучы портреты бизәп торды. Укучылар Фәнзаман Батталның юмористик әсәрләрен сәнгатьле сөйләп, сыйныфташларын һәм килгән кунакларны көлдерде. Чара балалар күңелендә хуш килде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International